Четверг, 09.01.2025, 11.54.58
Приветствую Вас Гость


Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 13
Наша кнопка

Html код:
 <
script type="text/javascript" src="http://st-yurash.ucoz.ru/rtr/1-1"></script>

Каталог статей

Главная » Статьи » Школьная газета "Сердәш" » Статьи

Кадерләрен белик аналарның!

Әниләр - тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез. Һәр ана үз баласын җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Әниләр безне якты дөньяга китергән, күкрәк сөтләре белән туендырган, сулышлары белән җылытып, назлап-иркәләп үстергән.Алар гомер буе безнең өчен сызлана, борчыла. Без шатланабыз икән, күзләребез бәхеттән елмая икән, моның белән әниләребезгә бурычлы, чөнки бу-әниләребезнең йокысыз төннәре, берни белән дә испләшми, алны-ялны белми эшләү нәтиҗәсе.Яхшы укуыбыз, матур яшәвебез, игелекле эшләребез белән әниләрне сөендерик, аларны хөрмәт итик, кадерләрен белик.

    Яшәвебезнең төп чыганагы, терәге булган аналар-авырлыклар белән тапкан нарасыйлары өчен яклаучы да, ярдәмче дә, олы терәк тә. Газиз нарасыйлары өчен йөрәген бирергә әзер булган олы затлар алар. Аналар... Әниләр... Әнкәйләр!!!

    Газиз аналарыбызга хөрмәт йөзеннән быел,  25 ноябрь – «Әниләр көне» көнне, безнең мәктәбебездә «Ачык ишекләр» көне булып үтте. Бу көнне һәрбер укучының сөекледән-сөекле аналары мәктәбебез бусагасына юнәлде. Аларның барысының да йөзе көләч, мөлаем, кояштай балкый иде.Һәрбер көләч йөзле ана газиз улларының, кызларының ни рәвешле белем алуларын, гыйлем диңгезендә, киң колач җәеп, батмый йөзүләрен, тырышып укуларын күргәч, тагын да куандылар һәм  сөенделәр. Ә инде балаларының, күз нурларының тырышып эшләгән эшләрен күргәннән соң, аларның шатлыклары күңелләренә сыймады.Укытучылар шундый тырыш, акыллы, итагатьле, алтын куллы балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен, барлык аналарга зур рәхмәтләрен белдерделәр.Ә аналар, үз чиратында, балаларын тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен, укытучыларга да рәхмәтләрен белдерделәр.

      Иң соңгы чиратта, барлык аналарны да зурлап әзерләнгән сый өстәле көтте.

Хөсәенова Гүзәл   
Категория: Статьи | Добавил: rasim34 (07.01.2010)
Просмотров: 575 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Кабинет
Привет: Гость

Сообщения:

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Поиск
Статистика
Яндекс цитирования

Goon
каталог

Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
  Copyright MyCorp © 2025 Старо-Юрашская школа. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на st-yurash.ucoz.ru обязательна.
Адрес школы: Татарстан, Елабужский район, с. Старый Юраш, ул. Школьная.     Тел.: (85557)7-11-20      E-mail: Styur.Elb@edu.tatar.ru 
Конструктор сайтов - uCoz