Четверг, 19.09.2024, 04.12.05
Приветствую Вас Гость


Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Ваш любимый школьный предмет
Всего ответов: 21
Наша кнопка

Html код:
 <
script type="text/javascript" src="http://st-yurash.ucoz.ru/rtr/1-1"></script>

Каталог статей

Главная » Статьи » Школьная газета "Сердәш" » Статьи

Бердәм дәүләт имтиханы

Соңгы дүрт елда мәктәпләрдә зур үзгәрешләр чоры башланды: имтихан бирү тәртибе нык үзгәрде.   Җәмгыятебезгә "Бердәм Дәүләт Имтиханы” дигән төшенчә керде. БДИ нәрсәдән гыйбарәт соң? БДИ узачак көн Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм бөтен илдә шул көннәрдә уза. Имтихан тестлар формасында башка-рыла. Монда зур төгәллек, чисталык, пөхтәлек һәм үзең сайлаган фәнне бик яхшы белү сорала. Имтихан вакытында бернинди дә дәреслекләрдән, өстәмә материалдан, шпаргалкадан файдалану мөмкинлеге юк. Бары тик үзеңнең белемеңә генә таянырга кала. Мәгълүм булганча, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны үзләре укыган мәктәптә түгел, ә имтихан уздыру өчен махсус әзерләнгән пунктларда тапшырыла. Имтихан биремнәре салынган пакетлар имтиханны оештыручылар һәм укучылар алдында ачыла.Җаваплар исә конвертка салынып мәгълүмат эшкәртү бүлегенә җибәрелә. А һәм Б өлешенгдәге биремнәрнең үтәлү дәрәҗәсе компьютер программасы ярдәмендә тикшерелә, С өлешендәге биремнәрнең җавабын дәүләт имтиханы комиссиясе билгеләячәк бәйсез экспертлар бәяли.

     БДИның өстенлекләре күп. Беренчедән, белемгә объектив бәя бирелә, икенчедән, кабат-кабат имтиханнар биреп йөрергә туры килми, өченчедән, БДИ нәтиҗәләре белән берьюлы берничә уку йортына кереп карарга мөмкин.

      Мондый зур сынауга , әлбәттә, һәрбер мәктәптә дә зур әзерлек алып барыла торгандыр. Бу эшкә безнең мәктәптә зур көч куела. Иртәдән алып кичке тугызларга кадәр мәктәптә укучылар кайный. Кемдер  БДИ га, кемдер олимпиадага, әзерләнә, кемдер секциягә йөри. Әле шушы көннәрдә генә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен сынап карадылар:  математика, рус теле, тарих, җәмгыять белеме, биология, татар теле фәннәреннән БДИ биреп карадылар. Нәтиҗәдә уңай билгеләр бик аз. "5” бары тик берәү генә- Хөсәенова Гүзәл: татар теле; "4” – Хөсәенова, Салихова, Шакирҗановалар: рус теле; "3” билгеләре дә санаулы гына. Күрәсез, билгеләр  куандырырлык түгел. Шулай да  вакыт та , мөмкинлекләр дә  әле җитәрлек, аны дөрес итеп файдалана белгәндә, укытучылар биргән белемне тиешенчә теләп ала белгәндә,игътибар, ихтыяр дигән нәрсәне эшкә җиккәндә, белем сыйфатын күтәрергә була. Уңышлар сезгә,чыгарылыш сыйныф укучылары!


Хабибуллина Гүзәл.

Категория: Статьи | Добавил: rasim34 (08.01.2010)
Просмотров: 1726 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Кабинет
Привет: Гость

Сообщения:

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Поиск
Статистика
Яндекс цитирования

Goon
каталог

Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
  Copyright MyCorp © 2024 Старо-Юрашская школа. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на st-yurash.ucoz.ru обязательна.
Адрес школы: Татарстан, Елабужский район, с. Старый Юраш, ул. Школьная.     Тел.: (85557)7-11-20      E-mail: Styur.Elb@edu.tatar.ru 
Конструктор сайтов - uCoz